Түбән Кама хәбәрләре
27нче апрель көнне Түбән Кама муниципаль районында 2008 ел “Мәгариф” өстенлекле милли проект җиңүче-директорларының җәмәгать укулары узачак.
22нче, 28нче, 33нче мәктәп, 35нче лицей һәм Иске Чишмә авылы мәктәбе директорлары җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары, педагогик берләшмә вәкилләрен Мәгариф оешмаларын үстерү программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән таныштырачак.
35нче лицей директоры Г.И. Зыятдинова тыңлаучыларны 27се көнне сәгать 18:00дә уку йортының актлар залында көтә.
Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 22нче мәктәп директоры В.С. Кистеева чыгышы 29нчы апрельгә сәгать 10:00гә, шулай мәктәп актлар залына планлаштырыла. 28нче мәктәп директоры А.Р. Хәйретдинова чыгышы 28нче апрель көнне сәгать 18:00дә узачак. 33нче мәктәп директоры А.Т. Галиев тә 28се көнне 13:40та чыгыш ясаячак.
Иске Чишмә мәктәбендә җәмәгать укулары 29нчы апрельгә (18:00) каралган. Укый А.В. Пименов.