Яшь тарихчылар
Бүген мәктәп укучылары арасында “Татарстан һәм татар халкы тарихы” предметыннан IV республика бәйгесе уза. Укучылар Казан шәһәре Совет районының 149нчы санлы мәктәбендә җыелалар. Чарада Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Тарих институты укытучылары, ярышның I тур җиңүчеләре, республикабыз район һәм шәһәрләреннән мәктәп укучылары, мөгаллимнәр катнаша.
Максат бер: туган якны өйрәнүгә кызыксыну уяту, талантлы балаларны барлау, аларга үсәргә шартлар тудыру.
Бурычлар:
• Сәләтле яшьләрне Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү өлкәсендә тикшеренү эшенә җәлеп итү;
• укучыларны рухи кыйммәтләр, милли мәдәният гадәтләре, туган тел белән таныштыру;
• тикшеренү эшчәнлеге аша мәктәп укучыларында фәнни фикер йөртү формалаштыру;
• кызлар-малайларда ватанпәрвәрлек, түземлелек сыйфатларын тәрбияләү;
• мәктәп-югары уку йорты системасында белем бирү программалары дәвамчанлыгын формалаштыру;
• укучыларда Идел буе халыклары мәдәни-тарихи мирасына, туган як табигатенә кызыксыну уяту.
Бәйгенең тәүге этабы 2008 елның 1нче декабреннән 2009 елның 15нче апреленә кадәр үтә. Аны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика Фәннәр Академиясе һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә оештыра. Бәйгедә гомуми белем бирү оешмаларының югары сыйныф укучылары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнаша.
II тур тест рәвешендә мәктәп программасы буенча үтә.
Бәйгенең оештыру комитеты 181 эш юллана. Соңгы тур җиңүчеләре Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән дипломнар һәм бүләкләр алачак.