Яңа китап: «Tatar Phrasebook»
Татар теленең Русиядә рәсми телгә әйләнү ихтималын күздә тотыпмы, Bennett and Bloom нәшрияты яңа татар сөйләүлеге чыгарган. Китап тышлыгында "Татар теле Русиянең төрки теле" дип язылган.
Nicholas Awde һәм Гөлназ Вәлиева язган китапны тәкъдим итү сүзендә болай диелгән: Татар теле Русия федерациясенең бер өлеше булган Татарстан республикасындагы төрки тел. Аны Казан татарлары теле дип тә йөртәләр. Бу телдә Татарстанның күрше төбәкләрендә, Казахстан, Үзбәкстанда миллионлаган кеше сөйләшә. Чит илләрдә дә шактый зур татар диаспоралары бар: Кытай, Финляндия, Төркия, Австралия, АКШта. Дөньяда барлыгы җиде миллионнан артык татар бар дип исәпләнә.
Бу китапта татар теле куллану өчен уңайлы латин имласында тәкъдим ителә. Татарлар үзләре куллана торган кирил имласында үрнәкләр китерелә. Шулай ук, грамматика һәм фонетика бүлекләре, 4000 сүздән торган икеяклы сүзлек бар. Сәяхәт һәм мәдәниятка кагылышлы мисаллар китапта мул итеп бирелә.
Чыганак: www.azatliq.org
Фикерләр
Кунак
21 Ноябрь, 2009 - 16:46
Permalink
Тәрҗемә
Миңа стена сүзенең татарчасы кирәк иде, әйтә алмассызмы икән?
Сылу
23 Ноябрь, 2009 - 11:44
Permalink
Җавап
Стена - дивар!!!!)))
musa
30 Декабрь, 2009 - 17:46
Permalink
kitap tilerge
rkail zeydullanın taşka urdım başnı dip yazgan eserni tiliymin...
lekin bu eserde bir hikeye yuk küp hikeye bar...ana küre mina jiberesizmi?
selametligigiz...
sav bulıgız