Квалификация күтәрү курслары
21 Apr, 2009 Сылу 0
“Педагогика көллиятләрендә һөнәри белем бирү системасының өстенлекле юнәлешләре һәм инновацияле менеджмент” мәсьәләсе буенча педагогика көллиятләре укытучылары һәм җитәкчеләре квалификация күтәрү курсын узарга тиеш иде. Чара 20-30нчы апрельгә планлаштырылган булган. Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты хәбәр итүенчә, укулар 2009 елның 12нче маена (12-22.05.2009) күчерелә.
Мөгаллимнәрне Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 4нче “а” йорт адресы буенча, 327нче аудиториядә көтәләр. Тел.: 8(843)277-80-98.