«Илһамлы каләм»гә йомгак ясала!
20 Apr, 2009 Сылу 0
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты тарафыннан уздырылган “Илһамлы каләм” әдәби-иҗат бәйгесе старт алуы турында сайтыбызда хәбәр ителгән иде (http://belem.ru/node/895). Арагызда ярышның катнашучылары да юк түгелдер. Тагын бер искә төшерик, бәйге Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары арасында уздырылды. Бәйгегә татар телендә язылган әсәрләр (проза, шигърият, драматургия, публицистика) кабул ителә.
Бәйге ике турда узды. I тур – 25нче декабрьдән (2008 ел) 15нче февральгә кадәр (2009 ел). II тур - 15нче февральдән 1нче апрельгә кадәр. Шунысын да ассызыклап үтик: Гран-при иясе һәм призлы урыннар яулаган укучылар университетның татар филологиясенә укырга кергәндә ташламаларга ия булачак.