«Медицина киләчәге-2009»
Апрель башында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә оештырган “Медицина киләчәге - 2009” исемле Республика олимпиадасының I туры узды. Ярыш Мәгариф сыйфатына мониторинг ясау республика үзәгенең рәсми сайтында On-line режимда (http://www.rcmko.org/) үтә. Медицинада үз көчләрен барлыгы 89 чыгарылыш сыйныф укучысы сыный. Биредә республикабызның Яр Чаллы, Чистай, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән, Тәтеш, Арча, Саба, Азнакай, Мөслим, Норлат районнарыннан абитуриентлар бар. Шулай ук күрше республика һәм төбәкләрдән дә катнашучылар була: Коми, Башкортстан республикалары, Ставрополь крае. II тур 26нчы апрель көнне Казанда старт ала. Йомгаклау турына узган укучыларның исемлеге белән беркетелгән файлда таныша аласыз.