Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау
24 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Буа районы Яңа Чәчкап урта мәктәбе укытучысы Сәләхова Гөлсания Насыйр кызы
Дәресне сүзлек диктанты язу белән башлап җибәрәбез.
Диктант тексты: бал корты, чебен, үрмәкүч, пәрәвез, кәрәз, кигәвен, коңгыз, черки, күбәләк, энә карагы, кырмыска оясы, төклетура, шөпшә.
- Без нәрсә исемнәрен яздык?
- Бөҗәкләр.
- Сез бу бөҗәкләр белән танышмы?
- Әйе, алар бакча һәм кырларыбызда яшиләр һәм очалар.
- Бик дөрес, бөҗәкләр – табигатьнең бер өлеше. Без аларны танырга һәм исемнәрен дөрес итеп яза белергә тиешбез. Алдагы дәресләрдә дөрес язу кагыйдәләре белән таныштык. Хәзер сүзлек диктантыгызның дөреслеген компьютерда язылган текстка карап тикшерегез, рәсемнәргә карап, үзегезне җәйге табигатьтә дип күз алдына китерегез. (Электрон дәреслекнең “Темалар” бүлегеннән “Бөҗәкләр” бите ачыла.)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау | 9.3 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: