«Виктория» III шәһәр әдәби интеллектуаль уены Н.Гогольның тууына 200 ел тулуына багышлана
Бүген Казанның 39нчы мәктәбендә «Виктория» III шәһәр әдәби интеллектуаль уены башлана. 1991 елдан бирле уздырыла башлаган әлеге уенның Россиядә тиңдәшләре юк, ә Казан шәһәре мәгариф идарәсе аны, мәктәп балаларында әдәбият, сәнгать, музыка, тарихны һәм туган якны өйрәнүгә тарту максатында, ел саен үткәрү ягында. Идарәдән алынган мәгълүматларга караганда, бу юлы уен Н.В.Гогольның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтү кысаларына туры китереп оештырыла һәм анда шәһәрнең 21 мәгариф оешмасы командаларын берләштергән барлыгы 350дән артык укучы бала катнаша. Уен әлеге классик язучының иҗатын, тормышын, әсәрләренең язмышын һ.б. якларны ачуга корылган.
В.Качалов исемендәге Рус драма театры режиссеры һәм актеры, театр музее хезмәткәре, язучы Юрий Благов рәислегендәге жюри составына исә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эш республика үзәге әйдәп баручы методисты Стела Штейн, Л.Н.Толстойның Казандагы музее директоры Светлана Коновалова, Казан Яшь тамашачы театрының әдәби-драматик өлкәсе җитәкчесе Елена Акимова һәм Казан мәгарифне үстерү үзәгенең башкаручы директоры Римма Сабирова кергән.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru