Мәктәп газеты
Мәктәп басма матбугатының VIII Россиякүләм бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды. Быел ярыш ике лигада барган. Беренчесендә бәйгедә тәүге кат катнашучыларның һәм нәшрият берләшмәләре тәкъдим иткән эшләр бәяләнгән. Икенчесендә исә мәктәп матбугаты порталы уздырган интернет проектларда катнашкан басмалар ярыша. Соңгысы ике турда узган. I тур урыннарда оештырылса, II тур россиякүләм масштабта үтә.
Россия Федерациясенең 53 регионыннан барлыгы 431 басма матбугат тәкъдим ителә. Алар арасыннан номинацияләр буенча 9 номинант билгеләнә. Номинацияләрдән"Педагогик миссия", "Йөрәк авазы", "Alma mater", "Кече ватан", "Гомуммәктәп форматы", "Оптимистик басма", "Ышаныч һәм терәк", "Мәктәп нәшрияты өмете " кебекләрне һ.б. атарга була. Кызганыч, җиңүчеләр арасында татарстанлылар юк.
Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген Россиядә 1 мең 917 мәктәп массакүләм мәгълүмат чарасы бар икән. Бу газет-журналлар, альманах һ.б. төр мәктәп матбугаты.