Альтернатив хезмәт
“Россия почтасы” язгы чакырылыш чорына “хәрбиләр” өчен махсус эш урыннары әзерләп куйган. Бу чакырылыш компаниясендә 17 кеше “Россия почтасы” филиалларына эшкә җибәреләчәк. Сүз Ленинград, Калининград, Оренбург, Псков, Кемерово, Липецк, Мурмански өлкәләре, Камчатка, Хабаровски һәм Пермь крае, Кабарда-Балкар һәм Мари-Эл республикалары турында бара.
Чакырылучыларга элемтә операторы, хат ташучы, корреспонденция аралаучы, машина йөртүче, йөк ташучы һ.б. вазыйфалар тәкъдим ителәчәк.
Ике ел эчендә "Россия почтасы" тарафыннан Россиянең 28 регионына 112 егет хәрби хезмәт узарга юлланган. Чакырылучы альтернатив хезмәтне кайсы өлкәдә һәм кайда узачак – моны Хезмәт һәм мәшгульлек Федераль хезмәте юллаган гариза нигезендә Россия Федерациясе субъектлары хәрби комиссариатлары хәл итә. Альтернатив хезмәт үтәргә дип килгән егет “Россия почтасы” филиалына барып җитү белән хезмәт килешүе төзелә. Шулай ук әлеге оешмада каралган күләмдә хезмәт хакы түләнелә.
Чыганак: www.5ballov.ru