“Педагогик олимп – 2009”
Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Педагогик олимп – 2009” республика бәйгесенең беренче туры уза. Ул фәнни-гамәли конференция рәвешендә үткәреләчәк.
Чараны оештыручылар арасында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Татарстан Республикасының Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлекләре республика комитеты, Татарстан Республикасының яшь педагоглары берләшмәсе бар.
Бәйгедә гомуми белем бирү оешмаларының педагогик сыйныфлар укучылары, урта махсус һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, яшь педагоглар катнашачак. Көрәш уку, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышларына премия алу өчен барачак.
ТДГПУда бүген Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Бөгелмә, Чистай, Аксубай, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Лениногорск, Чистай районнарыннан барлыгы 50 кеше чыгыш ясаячак.