Рәвеш сүз төркемен кабатлау
24 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Хисаметдинова Ф.Р., Казан шәһәре Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе, Татарстанның атказанган укытучысы
Рәвешләргә морфологик анализ ясарга.
Менә бераздан сабан туе җитте. Мине сабан туе көнне иртән үк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.
Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген сабан туе бәйрәм көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар, вә һәр өйдә һәм һәркемгә көләч йөз, тәмле сүз иде.
Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, ятим калган мулла баласы икәнемне искә алгач, миңа башка малайларга биргән кеби конфет, бер-ике прәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буялган күкәй бирәләр иде.
Шунлыктан минем капчыгым буялган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.
Г.Тукай (“Исемдә калганнар”).
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Рәвеш сүз төркемен кабатлау | 11.01 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: