Буа районы яңалыклары
6 Apr, 2009 Сылу 0
Укулар атнасы Россиядә 1943нче елдан уздырыла. Чара кысаларында Буаның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары “Әкият” мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасы сабыйларына тамаша тәкъдим итә.
Очрашулар мәктәпләрдә дә була. Убырлы Карчык, Кызыл Калфак һәм башка әкият геройлары белән башлангыч сыйныф укучылары аралашты, дип хәбәр итә республикабыз районнары порталы.