Белем.руда яңа проект!!!
1 Apr, 2009 root 3
Белем.ру сезне үзенең яңа проекты белән сәламли!!!
Бу сайтта сезнең мәктәпләрегез кирәкле вазыйфаларга эш тәкъдимнәрен калдыра ала, ә сез үз резюмеларыгызны калдырып, эш эзли аласыз!
Резюме яки эш тәкъдимен калдыру өчен, безнең порталыбызда теркәлергә кирәк. Әгәр сез belem.ru сайтында инде теркәлгән булсагыз, ул вакытта шул ук исемегез белән бу сайтта да эшли аласыз!!!
Проект адресы: job.belem.ru
Рәхәтләнеп кулланыгыз!
Фикерләр
Раил Гатауллин
28 гыйнвар, 2013 - 23:31
Permalink
Порталның "Эш эзләү" бүлеге
Дуслар! Порталның "Эш эзләү" бүлеген бераз яңарттык. Ул http://job.belem.ru адресы буенча урнашкан.
Әлегә тулы көченә эшләтү өчен вакыт дигән ресурсыбыз бик аз. Шулай да, бу проекттан ярәм алган кулланучыларыбыз бар инде! Сезгә дә кайчан да булса файда китерер дип өметләнеп калабыз!
Проектка керү өчен Белем.руда теркәлгән кулланучы исеме һәм пароле җитә!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
root
7 Апрель, 2009 - 14:06
Permalink
Эш эзләүче студентлар
Эйе, андый мөмкинчелек бар!!! Аның өчен Резюме тутырганда уку йорты дигән графада нинди югары уку йортында, факультет һәм нинди курста укыганыгызны күрсәтергә кирәк.
Кунак
7 Апрель, 2009 - 11:47
Permalink
Студентларга
Студентлар да биредә эш таба алырмы? Андый мөмкинлек булачакмы?