«Белем»леләр, сезне яңа сайтыбызда ихлас сәламлибез!
2 Apr, 2009 Сылу
miras.belem.ru – “Белем.ру” Интернет-белем алу үзәгенең электрон китапханәсе. Әлеге проектта син бөтен татар әдәбиятын электрон вариантта таба алачаксың. Максатыбыз – татар халкының әдәби мирасын популярлаштыру, таныту. Биредә татар әдәбиятының классик саналган авторлары турында мәгълүмат, аларның әсәрләренең тулы варианты тәкъдим ителә.
Сайт шулай ук авыл җирлегендә укучы балалар өчен атап ясалды. Чөнки бай әдәби архивы булган китапханәләр күп түгел. Укучыларга сайтны куллану уңайлы булсын дип, барлык әсәрләр дә мәктәп программасы нигезендә чорларга яисә сыйныфларга төркемләп бирелә.
Сайтта шулай ук реферат өчен материаллар, яңа гына “табадан” төшкән китап-дәреслекләр турында рецензияләр урнаштырылачак. Проект төгәлләнү стадиясендә. Әгәр дә теге яки бу әсәрне таба алмыйсыз икән, аңа игълан калдыру мөмкин. Әлеге әсәрләр чиратсыз эленәчәк!
Ихтирам белән, “Белем.ру” коллективы