Мөслим районы яңалыклары
Күптән түгел районның гомуми урта белем бирү оешмалары укучылары арасында "Яшь программист" исемле бәйге узган. Ярышта 6-11нче сыйныф укучылары көч сынашкан. Эшләрне өч номинациягә бүлеп кабул иткәннәр: "Программалы проектлар", " Веб-бит ясау", "Компьютер презентациясе".
Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә бүленде, дип хәбәр итә Мөслим районының мәгариф порталы:
"Программалы проектлар":
1нче урын – Рафаел Вәлиев, Түбән Табын авылы урта мәктәбе.
“Веб-бит ясау":
1нче урын - Рамил Шәфигуллин, Олы Чакмак авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе;
2нче урын - Дмитрий Биктаиров, Марибүләр урта мәктәбе.
"Компьютер презентациясе":
1нче урын - Алсу Гильметдинова, Алисә Галиева, Симәк авылы урта мәктәбе;
2нче урын - Инзилә Садыйкова, Симәк авылы урта мәктәбе;
3нче урын - Айрат Нуретдинов, Мөслимнең 3нче урта мәктәбе.
Фикерләр
Гөлназ
2 Апрель, 2009 - 16:35
Permalink
Хәер, бу күренеш татар районы
Хәер, бу күренеш татар районы мәгариф порталының үз телебездә эшләмәвенә киная булырга да мөмкин бит әле. :)
Сылу
2 Апрель, 2009 - 16:56
Permalink
ОООО Рэхмэт!!!!
Ышаныгыз....бер карамаган сүзлегем, бер эзләмәгән портал-сайтым калмады!!! Ичмасам, Мөслимдә яшәүче танышлар да табылмады....Төзәтәм...һичшиксез...зур рәхмәт !!!
Гөлназ
2 Апрель, 2009 - 16:31
Permalink
Зур Чикмәк түгел, Олы Чакмак
Зур Чикмәк түгел, Олы Чакмак дип төзәтегез, зинһар. Көлсәң көл, еласаң ела, билләһи. Авылларыбызның исемнәрен "русчалаштырып" бетерү хикмәте инде бу.