Уфада татар теле укытучыларының республика бәйгесе башланды
Кичә Уфада Башкортстан татар теле укытучыларының “Ел укытучысы-2009” дип исемләнгән республика бәйгесе башланып китте.
Анда барлыгы 32 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша. Республиканың төрле районнарыннан алар. Шулай ук Уфадагы 65нче һәм 84нче татар гимназияләре һәм кайбер мәктәпләре укытучылары да көч сынаша бу ярышта.
Олимпиада сынаулары да Уфаның 65нче һәм 84нче татар гимназиясендә һәм Нижегородка бистәсендәге 25нче урта мәктәптә үтә. Анда укытучылар ачык дәресләр, осталык, тәҗрибә уртаклашу чаралары үткәрә. Татар укытучылары эшчәнлегенә бәяне Башкортстан дәүләт университеты һәм Башкортстан дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәре, фән кандидатлары һәм фән докторлары бирә.
Уфадагы тәҗрибәле татар укытучысы Зөлфия Миңнеәхмәтова әйтүенчә, бу бәйгедә хәтта җиңеп чыгу бик үк мөһим дә түгел.
“Мондый бәйге барышында без берничә көн буе үзебезнең хезмәттәшләр белән якыннан аралашу мөмкинлегенә ия, - ди Зөлфия ханым. - Тәҗрибә уртаклашу, алдынгы эш ысуллары хакында фикер алышу урыны да бу. Үз казаныңда гына кайнап, әлләни алга китеп булмый. Һәр мөгаллимнең үзенең әйбәт укыту алымнары, еллар буе туплаган бай тәҗрибәсе була. Менә шулар хакында сөйләшеп, без үз осталыгыбызны камилләштерәбез. Ә осталыкның чиге юк”.
Башкортстанның татар теле укытучыларының “Ел укытучысы-2009” бәйгесе 6 апрельгә кадәр дәвам итәчәк һәм шул көнне җиңүчеләренең исеме мәгълүм була. Җиңүчеләрне тантаналы шартларда котлау һәм зур бәйрәм көтелә.
“Уфаның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2009” номинациясендә Уфаның Дим районындагы 103нче мәктәбеннән Эльвира Мөкимова белән Киров районының 126нчы мәктәбеннән Зөлфия Миңнеәхмәтова җиңеп чыккан иде. Әле алар республика күләмендәге ярышта да көч сынаша.
Ике ел элек үзенең бер фәрманы белән, Мортаза Рәхимов “Башкортстанның халык укытучысы” дигән исем булдыру турында карар иткән иде. Былтыр бу мактаулы исем ике кешегә бирелде. Быел да бүләкләнүчеләр булыры көтелә.
Башкортстанда “Ел укытучысы” бәйгесендә былтыр беренче тапкыр татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнаштырылды.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru