Комендант сәгате кертелерме?
31 Mar, 2009 Сылу 1
Балаларга комендант сәгатен кертү турында Дәүләт Думасында беренче такпкыр гына сүз күтәрелми. Ләкин үсмерләргә төнлә йөрүне тыючы закон кабул ителми калды. Аның өченче, йомгак укылышын кичектереп тордылар. Сәбәбе – Гаилә, хатын-кыз һәм балалар мәсьәләсе буенча комитет рәисе Елена Мизулина әлеге документы эшкәртеп бетерүне сораган. Закон проекты янә кайчан укылыр? Әлеге билгеле түгел. Билгеле булганча, “Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре” федераль законына төзәтмәләр Россия Президенты инициативасы белән кертелә.
Закон буенча Федерация субъектлары үз норматив документлары нигезендә 18 яшькәчә балаларга кичке 22:00дән иртәнге 6:00гә кадәр өлкәннәрдән башка җәмәгать урыннарына чыгуны тыя алачак.
Чыганак: www.5ballov.ru
Фикерләр
Сылу
31 Март, 2009 - 16:21
Permalink
Кискен...ләкин кирәк
Бик кискен чара булса да, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган һәм, киресенчә,аларга карата эшләнгән җинаятьләр санын ҺИЧШИКСЕЗ киметәчәк.