Мәктәп директорлары булып элеккеге хәрбиләр билгеләнәчәк
Күптән түгел Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Өстәмә һөнәри педагогик белем: яңа таләпләр, яңа мөмкинлекләр, яңа җаваплылык” дип исемләнгән конференция ачылды. Чарада катнашу максаты белән башкалабыз Казанга Саха-Якутиядән алып Калининградка кадәрге төбәкләрдән бик күп дәрәҗәле кунаклар җыелды. Фәннәр академиясендә узган пленар утырышта Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина, Мәскәүнең Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү академиясе вәкилләре, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәйхелисламов, укытучыларның белемен күтәрү оешмалары хезмәткәрләре, республика педагоглары катнашты.
Конференциянең көн тәртибенә куелган мәсьәләләре булып өстәмә һөнәри педагогик белем бирү оешмаларының эшчәнлеген интеграцияләү, өстәмә педагогик белем бирү системасының бурычларын ачыклау, аның эчтәлеге, технологияләре, инновацияләре, бу системаны яңарту һ.б. торды.
Равил Моратов үз чыгышында Татарстанда төп басым яшь буынның белем дәрәҗәсен үстерүгә ясалырга тиешлеген әйтте. «Моның өчен республикабызда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: гуманитар һәм техник вузлар эшләп килә. Яшь буын акылында эволюция булсын иде. Бу аларның киләчәгенә уңай йогынты ясаячак», - диде ул. Шулай ук Равил Моратов югары уку йортлары белән икътисадның реаль секторы арасында элемтә булмавына борчу белдерде. Аның сүзләренчә, кайбер чакта хөкүмәт, җитештерү тармагы һәм югары уку йортлары бер-берсеннән аерым яши кебек тоела.
Альберт Гыйлметдинов белем бирүгә карата мөнәсәбәт үзгәрүен билгеләп үтте. Аныңча, XX гасырда мөһим өлкә булып мәгариф торса, XXI гасырда мәгариф илнең социаль-икътисади үсеше нигезендә ятачак. «Без белем бирү системасында кискен үзгәрешләр алдында торабыз – икенче буын стандартлары кертергә әзерләнәбез. Бүген Татарстанда берничә дистә йөз укытучы беренче буын стандартларын кулланып эшли. Безнең алда кадрларны яңадан әзерләү бурычы тора», - диде Альберт Гыйлметдинов.
Шулай ук конференциядә педагоглар әзерләү һәм аларны яңадан укыту буенча яңа технологияләр эшләүдә беренчел проектны тормышка ашыру идеясе белән Татарстан Республикасының чыгуы әйтелде. Яңа технологияләр укытучыларга карата гына булмый икән, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, мәктәп директорларын да яңадан әзерләргә кирәк. Чөнки җитәкче инновацияләргә әзер булмаса, бу мәктәпләрдә яңача укыту методлары кулланылу да шикле.
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина мәктәп директорлары вазифасына элеккеге хәрбиләрне җәлеп итү идеясен күтәреп чыкты. Шул ук вакытта бу мәсьәләгә төптән уйлап якын килү, булачак мәктәп директорларын психологик һәм педагогик яктан әзерләү зарурлыгын әйтте. Шулай ук ул квалификацияне күтәрү институтларының укытучылар белән дәүләт арасында күпер ролен үтәргә тиешлегенә басым ясады.
Бүген исә конференция эше секцияләргә бүленеп алып барыла. Кунаклар 8 төркемгә бүленеп, өстәмә педагогик белемнең төрле тармаклары буенча фикер алыша.
Чыганак: www.intertat.ru
Фикерләр
Кунак
30 Март, 2009 - 11:10
Permalink
Директорлар кем булыр?
"хәрбиләрне җәлеп итү идеясе..., булачак мәктәп директорларын психологик һәм педагогик яктан әзерләү... укытучылар белән дәүләт арасында күпер..."
Элек КПСС тарихын укыган, тарих укытучылары директор иде.
Хәзер хәрбиләр...
Нәрсә теләгәннәре аңлашыла.
Сылу
31 Март, 2009 - 12:15
Permalink
Кызык чагыштыру))))
Кызык чагыштыру))))