Укучылар мәктәптә нәрсә ашый?
Моннан ике ел элек Казан мәктәпләрендә әкренләп кертелә башлаган “Ланч-бокс” туклану системасы бүген һәр җирдә гадәти хәл буларак кабул ителә. Махсус технология буенча әзерләнеп, бары тик ашау алдыннан гына өстәлләргә куела торган мондый ризыкка бүген күпчелек укучылар күнегеп бетте инде. Белгечләр фикеренчә, мондый ризык барлык витаминнарны үзендә саклавы белән файдалы. Бу исә, бүгенге көндә аеруча актуаль.
Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 15нче мәктәп ашханәсендә дә укучылар витаминнарга бай ризык белән туклана. Ике ел элек бирегә шәһәр мэриясе программасы кысаларында махсус җиһазлар кайтартыла, ризыкны җылыту җайланмалары, махсус мичләр куела. Шул көннән башлап укучыларга “Ланч-бокс” системасы буенча әзерләнгән кайнар ризык тәкъдим ителә.
Моннан тыш ашханәгә тулысынча ремонт та ясала. 1968 елда төзелгән ашханә элек мәктәп бинасының подвалында урнашкан булса, бүген ул укчыларны бинаның беренче катында, яңартлыган киң матур залда кабул итә. Биредә берьюлы 150 укучы ашый ала, көнлек ашауның бәясе – 21,5 сум.
Ашханәдәге ризыкның ни дәрәҗәдә яхшы икәнлеген, әлбәттә, бары тик укучылар гына билгели ала, чөнки күпсанлы үзгәрешләр нәкъ менә алар өчен башкарыла да инде. Моны яхшы аңлаган мәктәп җитәкчелеге укучылар арасында сораштыру үткәргән. Иң сөенечлесе – сораштыруда катнашкан балаларның күп өлеше мәктәптәге тукланудан канәгать, ашханә эшчәнлегенең тискәре сыйфатларын билгеләп китүчеләр бөтенләй булмаган.
Хәзерге вакытта мәктәптә “Мәгариф һәм сәламәтлек” проекты кысаларында “Туклану турында сөйләшик” программасы тормышка ашырыла. Атна саен урта сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Шулай ук тематик кичәләр, табиблар һәм туклану өлкәсендә хезмәт куючы белгечләр катнашындагы әти-әниләр җыелышлары оештырыла. Әлеге программа майга кадәр дәвам итәчәк.
Мәктәптәге туклану системасының югары дәрәҗәдә оештырылуы укучыларның сәламәтлеген кайгыртуга зур игътибар бирелү хакында сөйли. Ә көннең күп өлешен мәктәптә үткәрүче хәзерге заман балалары өчен моннан да мөһимрәк нәрәс юк, минемчә.
Чыганак: www.intertat.ru