Буа районы хәбәрләре
“Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен тавыш бирә”
Буада шушы исем астында смотр-бәйге уза. Чара Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган. Авыл мәктәпләрендә ул 30нчы мартка кадәр узса, 10нчы апрельдӘ үзәк китапханәдә шәһәр мәгариф оешмлары укучылары көч сынашачак. Шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә җиңү яулаган кызлар-егетләр Г.Тукайның туган көненә багышланган Шигърият бәйрәмендә чыгыш ясаячак. Катнашучыларның яшенә чикләүләр кертелмәгән. Һәр укучы ике әсәр тәкъдим итә. Берсе – Габдулла Тукай иҗатыннан бер шигырь яисә өзек. Икенчесе – катнашучының үз әсәре.
Конкурс сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сөйләм жанрында талантлы балаларны барлау, аларның һөнәри осталыкларын тәрбияләү, укучыларда әдәби зәвык тудыру максатында оештырыла.
Плакатлар бәйгесе
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан тагын бер чара – плакатлар бәйгесе уздырыла. Әлеге ярыш инде мәктәп укучыларын гына колачлап калмый. Чара урта махсус уку йортлраы һәм югары уку йортлары студентлары арасында да үтә. Эшләр А3-А1 форматында кәгазь битләрендә ясалырга тиеш.
Плакатларны үзәк китапханәгә 1нче апрельдән дә соңга калмый тапшырырга кирәк. Йомгак 7нче апрель көнне Сәламәтлек көнендә ясалачак.