Түбән Кама яңалыклары. Укытучылар квалификация күтәрә
19 Mar, 2009 Сылу 0
78нче балалар бакчасында 9-17нче март көннәрендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре һәм кече тәрбиячеләренең квалификация күтәрү курслары узды.
Барлыгы дәресләрдә 211 кеше катнашкан. Укуларны Яр Чаллы шәһәренең Өзлексез педагогик белем бирү институты мөгаллимнәре уздырган. Лекцияләр тәмамлану белән тәрбиячеләр әлеге курсны узуларын раслаучы таныклыклар ала, ди районның рәсми сайты.