Казанда “Лидерлык һәм үзгәрешләр белән идарә итү” дигән Россия–Канада семинары узды
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Канада экспертлары катнашында “Лидерлык һәм үзгәрешләр белән идарә итү” дигән Россия–Канада семинары узды.
Лидерлык темасы Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасында идарәче кадрлар резервын булдыруны тәэмин итүче чаралар планы турында”гы боерыгын үтәү кысаларында кадрлар әзерләүдә Канада тәҗрибәсен куллану позициясеннән чыгып караганда бик тә актуаль.
Канада дәүләт хезмәте мәктәбенең стратегик үзгәрешләр белән идарә итү директоры Франсуа Ганьон һәм “Россия Федерациясендә дәүләт идарәсен реформалаштыруга теләктәшлек күрсәтү” Россия–Канада программасы баш консультанты Алан Миллингтон Татарстанның дәүләт һәм муниципаль идарә органнары кадрлар хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләрен үзгәрешләр чорында дәүләт лидерлыгының үзенчәлекләре белән таныштырды, дип хәбәр иттеләр югары уку йортының матбугат хезмәтеннән.
Семинар барышында Канада дәүләт хезмәте мәктәбендә вазифаи затларны укыту кысаларында эшләнгән төркемле укыту, вәзгыять һәм эксперименталь алымнарны модельләштерү методикасы кулланылды.
Семинар иң актив катнашучыларга Канада дәүләт хезмәте мәктәбенең сертификатларын тапшыру белән төгәлләнде. Эш нәтиҗәләре буенча фәнни–гамәли материаллар җыентыгы нәшер итү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә узган елның 10–11 ноябрь көннәрендә коррупциягә каршы көрәш буенча Россия–Канада семинары узган иде инде. Ул дәүләт һәм муниципаль идарә органнары кадрлар хезмәте белгечләрен әзерләү өлкәсендә тәҗрибә алмашуда тыгыз хезмәттәшлеккә нигез салды.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru