“Озын тәнәфес” фестиваленың Вахитов районы туры финалистлары конкурсы уздырыла
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин узган елны гамәлгә куйган “Озын тәнәфес” фестиваленең район турлары бара. Баштан район, аннары шәһәр турларында барлыгы 3әр мәгариф оешмасы сайлап алына.
16нчы март көнне 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә (Менжинский мәдәният йорты) Казанның гомумбелем бирү мәктәпләре арасында үткәрелә торган фестивальның район турында финалга чыгучылары конкурс программалары тәкъдим итә. Район турында Вахитов районының 3 мәгариф оешмасы – 39нчы урта мәктәп, 5нче һәм 116нчы лицейлары җиңеп чыккан, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Фестиваль сәләтле балаларны ачыклап, аларның мөмкинлекләрен үстерүдә ярдәм итүне, шәһәрнең иҗади тормышына җәлеп итүне күздә тотып оештырыла. Искәртеп үтәбез: узган елны җиңүчеләргә 500 мең, 750 мең, 1 млн. сум күләмендә призлар тапшырылган иде.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru