Француз телен беләсеңме?
Француз телен өйрәнүче мәктәп укучылары һәм студентлар игътибарына! Махсус франкофония көннәре уңаеннан сезнең өчен бәйге уздырыла. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Милли музее, Казан дәүләт университеты Телләр институтының француз теле кафердасы һәм “Альянс Франсез – Казань”. Бәйгенең максатына килгәндә, оештыручылар чара ярдәмендә француз теле һәм мәдәниятын популярлаштырырга, яшьләрне республикабызның тарихи һәм мәдәни мирасын саклап калуга җәлеп итәргә уйлый.
Бүләкләр саллы, әйтик, “Студентлар” категориясендә җиңүче 2009 елның җәендә Россиядәге Франция илчелеге тарафыннан бирелгән Франциягә юллама белән бүләкләнәчәк. Ә беренчелекне яулаган мәктәп укучысы DELF Junior исемле халыкара имтиханның әзерлек курсларында бушлай уку мөмкинлеген алачак, дип хәбәр итә Казан дәүләт университеты.
Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.