“Дөнья йөрәге”
13 Mar, 2009 Сылу 0
Агымдагы елның 2-8нче мартында Египетта шушы исем белән Халыкара конкурс-фестиваль уза. Ярышта Австралия, Италия, АКШ кебек илләр, шул исәптән, Россия дә катнаша. 1нче һәм 2нче Әлмәт балалар музыка мәктәпләре укучылары йөзгә кызыллык китерми. “Академик вокал”, “Эстрада вокалы” номинацияләрендә Гөлшат Хамурзина (1нче балалар музыка мәктәбе) I урын, ә Азалия Сәләхова һәм Валерия Тюрина (кызлар 2нче музыка мәктәбендә белем ала) бу ике номинациядә II урынга лаек була.