Буа районы хәбәрләре. БДИга әзерлекне тикшерәләр
13 Mar, 2009 Сылу 0
Шушы көннәрдә район укыту-методик үзәгендә Бердәм дәүләт имтиханына мәгълүмат әзерләү буенча операторлар семинары узган.
Чарада Белем бирү сыйфатына мониторинг үткәрү республика үзәге директоры Ирина Сахиева һәм Идел арты районнары вәкилләре катнашкан. Семинарда сүз Буа районы чыгарылыш сыйныф укучылары турында яңа мәгълүмат базасын әзерләү турында бара, диелгән республика районнары порталында.