ТДГПУ Тунис белән хезмәттәшлек итәчәк
10 март көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Голландиядәге Гарәп форумы фонды президенты, Гарәп киносы фестивале директоры (Роттердам, Голландия), фәнни тикшеренүләр буенча “Салиха” дип аталган оешма рәисе (Тунис) доктор Халид Шәүкәт булып китте.
Аның килү максаты - вуз җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында шартнамәгә кул куяр өчен килде.
Фәнни һәм тирә-юньне өйрәнү буенча тикшеренүләр алып баручы “Салиха” оешмасы Туниста Сфакс шәһәрендә урнашкан. “Безнең оешма дәүләти түгел, ләкин без актив рәвештә дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлек итәбез. Өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып Тунис фәнни-академик оешмалары һәм дөньядагы учреждениеләр арасындагы элемтәләрне ныгыту тора. Безнең хезмәттәшлек Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты белән студентлар алмашу өлкәсендә генә түгел, Тунис белән Татарстан арасында тәҗрибә алышуда да үссен иде”, - диде Халид әфәнде.
Ректор, профессор Р.Р.Җамалетдинов кунакны сәламләп, университет хакында мәгълүмат бирде. Бигрәк тә халыкара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирде. “Тунис белән хезмәттәшлек турындагы шартнамә берничә ай дәвамында өйрәнелде. Чит телләр буенча белгечләр әзерләү өчен безгә тыгыз элемтәләр кирәк. Бу шул телдә сөйләшүчеләр белән аралашу да, стажировкалар узарга урын да, уку әсбаплары зарурлыгы да. “Салиха” оешмасы белән хезмәттәшлек озак вакытка сузылган һәм уңышлы булыр дип ышанабыз”, - диде ректор.
Очрашуда вузның Чит телләр институты директоры Аида Садыйкова, аның урынбасары, Көнчыгыш телләр бүлеге җитәкчесе Венера Хисамова һәм ТДГПУ проректорлары катнашты.
Венера Хисамова Көнчыгыш телләр бүлеге, аның карамагындагы гарәп мәдәнияты үзәге һәм төрле илләр белән уңышлы хезмәттәшлек турында сөйләде.
Халид Шәүкәт үз чиратында мәгариф өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итүгә, ягъни ТДГПУга Төньяк Африка илләре вәкилләрен (Тунис, Марокко, Алжир) укырга җибәрүгә ышанычын белдерде.
Очрашу ТДГПУ һәм “Салиха” оешмасы арасында шартнамәгә кул кую белән тәмамланды.
Ахырдан Халид Шәүкәт өчен университет буйлап экскурсия оештырылды. Ул университет тарихы музее, китапханә, гарәп һәм төрек мәдәнияте үзәкләре, Иранистика үзәгендә булды, диелгән университетның рәсми сайтында.