Казанда Әмирхан Еникине искә алалар
Бүген А.М. Горький әдәби-мемориаль музеенда Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Әмирхан Еникинең 100 еллыгына багышланган чара узачак. Иҗади очрашуда язучының кызы Флера ханым, галимнәр, язучылар һәм Казан театр училищесы укучылары катнашыр дип көтелә.
Кунаклар язучының иҗат һәм тормыш юлы белән танышачак. Музей экспонатлары белән танышу, әдипнең әсәрләрен уку да планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы.
Билгеле булганча, 1968 елдан алып А.М. Горький әдәби-мемориаль музеенда «Горький һәм татар әдәбияты» исемле бүлек эшли. Биредә Фатих Әмирханның шәхси әйберләре дә урын алган. Күптән түгел язучы кызы музейның кыйммәтле ядкарьләр исемлеген тагын да тулыландыра. Музейга Флера ханым Әмирхан Еникинең яшьлек дусларына язган хатларын, фронт хатларын, кулъязмалар, көндәлекләр, шагыйрь Төхвәт Чинәкәй турында бер папка материал бүләк итә.