Удмуртиядә Татар мәдәнияте һәм әдәбияты көннәре үтә
Татар мәдәнияте һәм әдәбияты көннәренең төп максаты – Удмуртия Республикасында татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләсенең торышы, әлеге өлкәдә алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләү.
Чарада Татарстаннан җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, журналистлар, артистлар катнаша.
Татар мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре кысаларында Можга шәһәрендә УР Милли-мәдәни автономия идарәсенең киңәйтелгән күчмә утырышы узачак. Шулай ук, Татарстан делегатлары түгәрәк өстәлләр эшендә, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, үзешчән композитор, автор-башкаручы Илгиз Кадыйровның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә катнашачак. Ижевскида, татар мәктәбе урнашачак бинаны караганнан соң, кунаклар татар классларында укучылар белән очрашачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы.