8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!!!
7 Mar, 2009 root 2
Кадерле хатын-кызлар! Әниләребез, апа-сеңелләребез, әби һәм дәү әниләребез, укытучы апаларыбыз! "Белем.ру" коллективы исеменнән сезне якынлашып килүче 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Нәкъ менә Сез тормышыбызны гүзәл итәсез, яңа белемнәр алып киләсез, яхшылыкка өндисез, зур хыяллар белән оптимистик рухта яшисез һәм еш кына башкаларны да бу тормышта дөрес яшәргә өйрәтәсез!
Ихлас күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, яхшы кәеф, иминлек һәм җан җылысы, гаилә бәхете телим.
Йөзегездә һәрвакыт елмаю балкып торсын, гыйлемле, бәхетле һәм гүзәл булыгыз!
Ихтирам белән, "Белем.ру" коллективы җитәкчесе Раил Гатауллин
Фикерләр
Кунак
8 Март, 2009 - 10:32
Permalink
Котлауларыгыз өчен зур
Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт!
matur
8 Март, 2009 - 00:29
Permalink
Рәхмәт!!!
Бик зур рәхмәт сезгә!
Бөтен хатын-кызларга теләгем шул: тормышыгызның һәр көне 8 март кебек булсын!
Бәйрәм белән!