ТДГПУ районнарга чыга
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында профориентация эчшәнлеге кызган чак. Шушы көннәрдә алар булачак абитуриентлар белән очрашу өчен республикабыз районнарына чыга. Әйтик, күптән түгел фиолология фәннәре докторы, профессор, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Фоат Галимуллин, физика-математика фәннәре кандидаты, доцент Ләлә Галиева, профориентация һәм белгечләрне эшкә урнашырга булышу бүлеге башлыгы Рамилә Хәбибуллина, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре урынбасары Алмаз Гыйззәтуллин Кукмара районының 2нче мәктәбендә булганнар. Мәктәп базасында районның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу оештырылган.
ТДГПУ вәкилләре университетка керү тәртибе, яңа белгечлекләр турында сөйләгәннәр. Уку йортының рәсми сайты хәбәрләренә караганда, Фоат Галимуллин Татар филологиясе факультеты турында һәм “Илһамлы каләм” бәйгесе турында җентекләп сөйләгән.
2009 елда узачак БДИ турында мәгъүмат, укучыларның сорауларына җавап күп бирелгән.
Март ае дәвамында республикабызның башка районнарында да шундый ук очрашулар узачак.
Фикерләр
Раил Гатауллин
20 Апрель, 2009 - 16:49
Permalink
ТДГПУ дигәннән
ТДГПУ дигәннән... Аларның бүген Г.Камал театрында "Студентлар язы" фестивале... Шау-гөр киләләр...
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
18 Апрель, 2009 - 14:42
Permalink
тгпу
бик яхшы эш дип саныйм