Уфада милли оешмалар көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде
Башкортстандагы милли оешмалар җитәкчеләре һәм актив әгъзалары кичә Уфадагы Халыклар дуслыгы йортында киңәшмә оештырды.
Сөйләшү, нигездә, милләтара дуслыкны саклап калу, федераль үзәк белән төбәкләр арасында Шартнамәле мөнәсәбәтләрне яңарту, мәгарифтәге төбәк-милли компонентын саклап калу кебек мәсьәләләр тирәсендә барды. Башкортстан халыклары Дуслык йортында теркәлгән милли оешмалар вәкилләре бу мәсьәләдә уртак фикерен әйтте - мәгарифтә милли-төбәк компоненты мотлак сакланып калырга тиеш. Чөнки бу барлык халыкларның ил Конституциясендә беркетелгән хокукы.
Башкортстан халыклары ассоциациясе рәисе Нияз Мәҗитов исә Мәскәү белән төбәкләр арасында Килешү нигезендәге үзара вәкаләтләр бүлешүне кире кайтару кирәклегенә басым ясады. Билгеле ки, федераль үзәк Башкортстан белән Шартнамә төзүдән баш тарткан иде.
Очрашуда чыгыш ясаган Башкортстан хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Рәшидә Солтанова:”Милли республикаларда мәгарифтә милли-төбәк компоненты, һичсүзсез, гамәлдә булырга тиеш. Шулай итеп кенә милләт балаларына ана телне, милли гореф-гадәтләрне өйрәтеп булачак. Халыклар арасындагы дуслыкны саклауга да моның өлеше зур”, - дип билгеләде.
Сөйләшү барышында Чуаш мәдәни җәмгыяте, мариларның “Эрвель Марий” милли-мәдәни мохтарияте, чеченнарның “Барт” оешмасы вәкилләре дә чыгыш ясады. Алар да үз оешмалары алып барган эшләр хакында хисап тотты һәм, мәгарифтә милли-төбәк компонентын саклап калу өчен, Мәскәүгә һаман саен мөрәҗәгатьләр юллап тору кирәклеген әйтте.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru