Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар
- Батыр Таһир һәм гүзәл Зөһрә мәхәббәте тарихы - төрки әдәбиятында иң билгеле сюжетларның берсе. Ул татар әдәбиятында да кат-кат сурәтләнә. Аның тулырак вариантын Алтын Урда дәүләте чоры язучысы Сайадиның “Бабахан дастаны”нда. Ә Әхмәт Уразаев – Кормаши тарафыннан 19 гасыр ахырында поэма итеп язылган вариант исә аеруча популяр була. Фәтхи Бурнаш бу сюжетны нигез итеп алып 1917 елда трагедия яза. Аны беренче тапкыр Габдулла Кариев сәхнәләштерә, һәм “Таһир-Зөһрә” дистә елдан артык сәхнәдән төшми. Спектакльгә музыканы С.Сәйдәшев яза.
- Бу әсәр безне бүгенге көндә дә дулкынландыра, мәхәббәткә мәдхия булып яңгырый. Татар халкында бер-берсен нык яраткан ике яшь турында “Таһир белән Зөһрә инде” дигән гыйбарә бар. Әсәр геройлары бер-берсен шулкадәр нык яраталар: сөйгәннәре өчен корбан булырга да әзерләр. Зөһрәнең әтисе егеткә кызы исемен телгә алмаска кушкач, Таһир сөйгәненнән баш тартмый:....(Өзек укыла.”Мин тудым ... ятлар күңел.” 55 бит)
- Миңа бигрәк тә Зөһрәнең кыю кыз булуы ошады. Мәхәббәтен дә ул беренче булып үзе белдерә. Таһирга хат язып, аны очрашуга, аңлашуга чакыра.(Өзек укыла.”Таң нурында ... сөйләрмен.” 14-15 бит)
- Бу әсәр безне яраткан кешеңнән хисләреңне яшермәскә өйрәтә. Таһир үзен онытуны сорагач, Зөһрә йөрәк серләрен ача. (Өзек укыла. “Баскан эзләреңнән ..., чибәрем.” 15 бит). Миңа бигрәк тә әсәрдәге тел-сурәтләү чаралары ошады. Без күп вакытта хисләребезне сүзләр белән белдерүдә кыенлыклар тоябыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар (11 нче сыйныф) | 14.61 KB |