Истанбулда Татарстан һәм татар халкы язмышы белән бәйле панель узды
Төркиянең “Төрек учаклары” сәяси һәм иҗтимагый оешмасы карамагында Истанбул шәһәрендә “Казан татарлары. Казан ханлыгының басып алынуы. Бүгенге Татарстан” исемле панель узды. Тыңлаучылар алдында “Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге оешмасы рәисе, милләттәшебез Кюршат Алтай һәм Мәрмәрә университеты галиме, филология фәннәре кандидаты Эрдал Шаһин чыгыш ясадылар.
Кюршат Алтай нотыгын 1992 елның 26 февралендә Таулы Карабахтагы Хоҗалы бәрелешендә шәһит булган әзербайҗан кардәшләрнең һәм 1552 елда Казан ханлыгын яклап баш салган шәһитләр рухына дога кылдыру белән башлап җибәрде. Ул иң элек татар халкының һуннардан алып Казан ханлыгы дәверенә кадәр булган тирән тарихы белән таныштырып үтте. Халкыбызның соңгы дәүләтчелеге булган Казан ханлыгы һәм Сөембикә язмышына тукталып, Касыйм шәһәрендә ханбикәбезнеке булуына ихтимал бирелгән билгесез кабернең ачылып, андагы сөякләрнең Мәскәүдәге Архангельск чиркәве бакчасына җирләнгән Үтәмешгәрәйнеке белән ДНА тестына тотылуы кирәклеге фикерен җиткерде. “Бу рәвешле, бәлки, Сөембикәнең мәзары табылыр һәм аны Казанга кайтартып, яраткан ире Сафагәрәй янына күмү мөмкин булыр иде. Сөембикә белән милләтебезнең бәйсезлеге китте, инде бүген Сөембикәнең сөякләре белән татар халкы янәдән сәяси хөрлегенә кавышырга тиеш”, -диде. Алтай шулай ук татар милләтенең патша рәсәендәге яшәү рәвеше, аларның кысрыкланган сәяси һәм дини хокуклары белән бәйле мәгълүмат бирде. Икенче Екатерина хакимлек иткән чорда татар милләтенең дин ирегенә, 1905 елда татарча вакытлы матбугат хөрлегенә ничек ирешүләре, Пугачев күтәрелеше, татар зыялыларының 1917 ел революциясенә нинди өметләр баглаулары, Советлар Берлеге чорында ничек яшәгәнлекләре, 1990 елда игълан ителгән бәйсезлек декларациясе, 1991 елда үткәрелгән референдум нәтиҗәләре, милләт вәкиле Фәүзия Бәйрәмованың Татарстан туфракларында Россия сайлауларын булдырмас өчен ачлык тотуы турында тәфсилләп сөйләде.
1994-1995 елларда Казан дәүләт университетында укыткан һәм Татарстандагы төрек мәктәпләренең гомуммөдире булган галим Эрдал Шаһин татар халкының милли үзенчәлекләре һәм интеллектуальлек дәрәҗәләренә тукталып: “Бөтен төрки халыклар арасында казан татарлары иң мәгърифәтле милләт буларак алга чыга. Алар арасында уку-язу белмәгән кеше юк. Татарлар, бүтән төрки халыклар белән чагыштырганда, югары белемгә ия булу дәрәҗәсе иң югары булган кавем. Россия Федерациясе эчендәге автономик җөмһуриятләр арасында Татарстан үз хаккын һәм хокукын тиешле дәрәҗәдә яулый вә яклый белә торган төбәк”, - диде.
Тыңлаучылар күбрәк казан татарларының һәм Татарстанның бүгенге вәзгыяте белән бәйле сораулар юнәлттеләр. Аларны бигрәк тә Татарстанның тулы бәйсезлеккә ирешү-ирешмәве кызыксындырды. Кюршат Алтай һәм Эрдал Шаһин аларга мөмкин булганча тулы җавап бирергә тырыштылар.
Моннан 97 ел элек, 1912 елның 25 мартында милләтәшебез, Мостафа Кемаль Ататөрекнең якын киңәшчесе, танылган галим, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура корган “Төрек учаклары” оешмасының Истанбулдагы бер филиалында үткәрелгән әлеге чарага шәһәрнең милли җанлы зыялылары: укытучылар, галимнәр, язучылар, журналистлар, танылган җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru