Түбән Кама хәбәрләре
Уку программасын уңышлы гына үзләштереп барган, университет тормышында да актив катнашкан студентлар саллы материал керем ала. Сүз республикабызның Түбән Кама муниципаль районы уку йортларында белем алучы кызлар-егетләр турында бара. Биредә район башлыгының исемле стипендияләре булдырылган. Ләкин стипендия уку алдынгыларына, уку йортының җәмәгатьчелек эшендә актив катнашучыларга гына бирелә.
Быел 19 шундый стипендиат сайлап алынган. Аларның 7 югары уку йорты студентлары булса, 8е урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары, 2се башлангыч һөнәри белем ала, тагын 2 укучы – 63нче Махсус (коррекцион) һөнәри училище студенты. 2009 елдан стипендия күләме сизелерлек арткан. Хәзер югары уку йортларында укучыларга 15 000 сум, урта һөнәри белем алучыларга 10 000 сум, башлангыч һөнәри белем бирү оешмаларында 5000 сум һәм коррекцион типтагы уку йортында ярты елга 3000 сум бирелә.
Исемле стипендияләрне тантаналы рәвештә С.Сайдашев исемендәге Музыка көллиятендә тапшырганнар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты хәбәр итә.