Иҗади лаборатория туплауга күрсәтмәләр
Бу брошюраның максаты – көллияттә татар теле – һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын күтәрү, татар теле һәм әдәбияты кабинетын оештыруны һәм аның укытудагы ролен күрсәтү. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда кабинетның роле бик зур. Шуны әйтергә кирәк, көллияттә кайбер фәннәрне укытуны аерым кабинетта укытудан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Андый фәннәр исәбенә беренче булып тел фәннәрен кертергә кирәк. Моны дәлилләп, мисаллар китерергә була, көллияттә һәм училищеларда “Татар телен укыту методикасы ” дигән методик әсбапта фәнне укытуда кулланылырга мөмкин булган күрсәтмәлелекнең 17 төре бирелгән. Алар – график таблицалар, схемалар, диаграммалар, сынлы сәнгать әсәрләре, символик күрсәтмә әсбаплар, натураль һәм экранлы әсбаплар. Бу кадәр әйберне туплау һәм тиз табып алу өчен генә дә күпме вакыт кирәк булачак. Ә инде аларны урнаштыру һәм тиз табып алу өчен уңайлыклар булдыру – бу үзе инде кабинетта алып барыла торган эшләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Иҗади лаборатория туплауга күрсәтмәләр | 236.5 KB |