Укучыларның фикер сәләтен үстерүдә иҗади эшләрнең роле
2 Mar, 2009 matur 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Кудряшова Н.Г. Техник көллиятнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“Яшь хәбәрче” түгәрәге балаларда иҗат итү теләге булдыру, иҗади сәләтне үстерү максаты белән оештырыла. Укучылар, әдәбиятның үсеш тарихын, жанрларын, стиль үзенчәлекләрен өйрәнеп, әдәби терминнар, әдәби теоретик төшенчәләр белән эш итәләр; әдәби әсәрләрне тоярга, аңларга, дөрес итеп анализларга, бәяли белергә өйрәтү, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү бурычы да куела.
Бала сәнгать әсәрләренең кыйммәтен, үзенчәлеген аңлый, аларны укып тәм таба, ләззәт ала, әдәби әсәргә үзе теләп мөрәҗәгать итәргә өйрәнә. Укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү максаты да куела. Укучыларга эстетик тәрбия бирү, әдәби әсәрләрдәге тулып торган матурлык тойгысына баланы үз хисләре, үз аңы аша барып җитәргә омтылдыру да зур урынны алып тора.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Укучыларның фикер сәләтен үстерүдә иҗади эшләрнең роле | 520.5 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: