БДИны тапшыруга әзерлек дәрәҗәсен белү өчен тестлар
6 Mar, 2009 Сылу 0
2009нчы елның 15нче мартыннан башлап һәр якшәмбе көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тестлар үтү оештыра. БДИга әзерлек дәрәҗәңне тикшерәсең килә икән, Сул Болак урамы, 44/2нче йорт адресы буенча, университетның 3нче бинасына килеп сынау уза аласың.
Моның өчен 13 фәннең берсен сайлыйсың. (843) 293-94-52 телефоны буенча теркәү узасың. Гариза һәм килешү бланкларын тутырасың. Бланклар беркетелгән файлларда тәкъдим ителә. Шулай ук квитанцияне түләү сорала. Тестларны узу бәясе: А, В өлеше – 200 сум , А,В,С өлешләре – 300 сум.
Сынау алда аталган адрес буйлап, Чит телләр факультетында узачак.
Нәтиҗәләрне (843) 293-94-52 телефоныннан белергә була, диелгән уку йортының рәсми сайтында.