Казанның 12нче урта мәктәбендә яңа мөмкинлекләр
26 Feb, 2009 Сылу 0
Күптән түгел Казан шәһәренең 12нче мәктәбенә Хьюлетт-Паккард компаниясеннән грант буенча заманча мультимедиа җиһазы кайтарылды. Без бу турыда хәбәр иткән идек инде.
“Мобиль мультимедия компьютер класслары” 10 ноутбуктан, 4 HP iPAQ кесә компьютеры, күп функцияле җайланма (МФУ), мультимедиа проекторыннан, WiFi һәм программа тәэминатыннан гыйбарәт, диелә Казан региональ мәгариф челтәрендә.
Әлеге җайланмаларны мәктәпнең теләсә кайсы кабинетында, дәрес алып баруга ярдәмлек итеп кулланырга мөмкин. “Мультимедиа классы”н бер бүлмәдән икенчесенә күчереп, эшләтеп җибәрү өчен 5-10 минут җитә.