«Нанотехнологияләр - киләчәккә адым» исемле Интернет-олимпиада
М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Мәгариф буенча Федераль агентлыгы, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәктәп укучылары олимпиадаларының Россия Советы, «Россия дәүләт нанотехнологияләр корпорациясе» 2009 елның 1-21нче март көннәрендә Нанотехнологияләр буенча Россиякүләм Интернет-олимпиадасының чираттагын, өченчесен уздыра. Олимпиаданың рәисе - МДУ ректоры, Россия Фәннәр Академиясе академигы В.А.Садовничий.
Ярышта катнашу ирекле һәм бушлай. Моның өчен 23нче гыйнвардан 21нче мартка кадәр http://www.nanometer.ru/ сылтамасы буйлап теркәү узарга кирәк. Ярышта җиңү яулаган абитуриентлар укырга кергәндә ташламаларга ия була.
Олимпиада беренче тапкыр 2007 елның май аенда, 1000нән артык укучы катнашында уза. Чараның икенчесен былтыр апрель-май айларында үткәргәннәр. Биредә 2300дән артык кеше көч сынашкан.
Быел да Интернет-Олимпиада ике турда узачак (читтән торып һәм билгеләнгән урынга килеп сынау узу). 2009 елда 3000нән артык укучы катнашыр дип планлаштырыла.
Беренче читтән торып узучы тур 1-21нче мартка билгеләнгән. Мәсьәләләр http://www.nanometer.ru/ сайтында тәкъдим ителәчәк. Турны уңышлы узганнар Мәскәү дәүләт университетында узачак икенче турга чакырылачак. Ул 4-6нчы майгы планлаштырылган. Шунда ук җиңүчеләр билге булачак, аларны тантаналы котлау, бүләкләү оештырылачак. Җиңүчеләргә зур күләмдә акчалата премияләр каралган.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта http://www.nanometer.ru/.