Студентларны чит илдә укытып кире кайтарачаклар
«Казанские ведомости», Айгөл Җәмилова
Быел Казанның конкурста җиңү яулаган 12 студенты АКШ, Англия, Голландия һәм Венгрия илләренә стажировкага китәчәкләр.
Инде менә икенче ел Казанда студентлар өчен ”Казан мэры гранты”на конкурс үткәрелә. Узган елның җиңүчеләре – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары Будапешт һәм Роттердам шәһәрләрендә ярты еллык стажировкада булып кайтканнар. Ә 5 студент исә Швейцариядә укыйлар.
Узган елның конкурс аналогиясе буенча быел да сайлап алулар узачак. Аның критерияләре Казан мэры, КДАТУ ректоры һәм фәннәр советы тарафыннан хупланачак. Моннан тыш, архитектура факультетының чыгарылыш студентлары һәм аспирантлары арасында да конкурс уздырылырга тиеш. Җиңүчеләр укуларын архитектура осталары программасы буенча Швейцария, АКШ, Франция шәһәрләре университетларында дәвам итәчәкләр.
Программа шәһәр бюджетыннан финанслана. Шуңа да, стажировкалары беткәч студентлар кире Казанга кайтырга тиешләр. КДАТУның архитектура факультеты деканы Александр Куликов сүзләренә караганда, соңгы елларда студентларның укулары беткәч чит илдә калган очраклары булмаган.