Буа яңалыклары. Яшь вундеркинд
26 Feb, 2009 Сылу 0
Россиякүләм предмет олимпиадаларының региональ этабыннан Буа муниципаль районының Әлкәй төп гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Алмаз Зиннәтуллин географиядән абсолют җиңүче титулын алып кайткан.
Алмаз - 8нче сыйныф укучысы. Моңарчы ул район, республика, Россиякүләм, Халыкара конкурсларда, предмет оилмпиадаларында да уңышлы чыгыш ясаган. Алда исә Алмаз Татарстан данын олимпиаданың Бөтенроссия турында яклаячак.