Төркия университетларына укырга керү өчен YOS-09 имтиханы
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, 2009 елның 12нче апреленнән Казанда Төркия Республикасы югары уку йортларында белем алырга теләүче абитуриентлар өчен кабул итү имтиханнары башлана.
Имтиханны гомуми урта белеме булган (яисә чыгарылыш сыйныфта укучы) Россия Федерациясе гражданы бирә ала.
Имтихан тест формасында узачак. Сынауны узар өчен 50 АКШ доллары күләмендә керү взносы түләргә кирәк. Имтихан өчен түләү һәм теркәлү агымдагы елның 20нче февраленә кадәр эшләнергә тиеш.
Төрек телен белмәүче абитуриентлар 1 еллык махсус курсларга җибәреләчәк. Төркиянең дәүләт югары уку йортларында белем алу елына 1250-2500 долларга төшәчәк. Шәхси университетларда әлеге сумма саллырак: елына 11000нән 25000 долларга кадәр. Уку төрек я инглиз телендә алып барылачак. Юл чыгымнары студент тарафыннан каплана.
Имтихан бирергә хәл иткән булсагыз, Казан, Кремль урамы, 9нчы йорт адресы буенча килеп, 45нче кабинетта теркәлү узарга кирәк, тел.: 292-64-86, И.Г. Гайнетдинов.
Тулырак мәгълүмат: www.osym.gov.tr