Син энең яисә сеңлеңнең белеме өчен акча түлисеңме?
Шулай икән, синең өчен зур яңалык бар. Дәүләт мондый гражданнарның акчасын өлешчә кайтарырга планлаштыра. Беренче укылышта ук Дәүләт Думасы тарафыннан Салым кодексына шундый төзәтмә кертелде. Чыннан да хаксызлык килеп чыга шул. Моңарчы уку өчен түләнгән суманның бер өлешен бары студентның әти-әнисе, тәрбиягә-опекунлыкка алган затлар гына ала иде. Әти-әнисе эшләми, яисә лаеклы ялда икән, гадәттә студентның белемен туган абый-апалары түли. Бу очракта закон аларга бернинди дә ташламалар эшләми иде. Үзгәрешләр бюджет тарафыннан яңа чыгымнар таләп итмәячәк. Аның каравы Россиядә яшәүче гаиләләрнең ныклыгын арттырачак. Һәрхәлдә, законга үзгәртүләр керткән депутатлар шулай уйлый.
Моның өчен яшәү урыны буенча физик затларның кеременә билгеләнгән налогтан салым декларациясе тапшырырга кирәк.
Ләкин белгечләр башка фикердә. “Мондый мөмкинлекне башка затларга да бирергә кирәк. Студентларның белемен түләүче кешеләр, хәтта чит кешеләр дә байтак бит”, - диләр алар.
Чыганак: window.edu.ru