Өлгерешне әйтүче электрон терминаллар - Казан вузларында
«Молодежь Татарстана», Анастасия Бацуева
Казан дәүләт финанс-экономика институтында тагын бер электрон терминал барлыкка килгән. Мәсәлән, аның ярдәмендә студент үзенең расписаниесен белә ала...
“Молодежь Татарстана” хәбәрчесенә терминалда туры килгән беренче кеше - институтның ректоры Шамил Вәлитов булган. Ул барлык функцияләрне дә тикшергәннән соң, хәбәрчегә терминалның студентларга да, вузга килгәннәргә дә кирәклеге турында аңлаткан.
Студентларга “Рейтинг” бүлеге аеруча кызыклы булачак икән. Монда үзеңне зачетка номеры буенча каталогта табасың да паролеңне җыеп үзеңнең агымдагы балларыңны белә аласың. Шулай ук, бу бүлектә аерым фәннәр буенча өлгерешеңне башка студентлар белән чагыштырырга һәм үзеңнең рейтингтагы урыныңны белергә мөмкинлек тудырылган. Яисә, ничә пар дәрес “тозлаганыңны” аныклап булачак.
Кунакларга исә “Деканат” һәм “Кафедра” бүлекләре кирәк булырга мөмкин. Анда телефон номерлары һәм институт биналарының урнашкан урыннары күрсәтелгән. ЦИТ директоры Евгений Бабин сөйләвенчә, тиздән эчке элемтәгә урнаштырылган укытучылар һәм электрон әсбаплар турында информация барлыкка киләчәк. Тагын терминалга вуз картасы да куелырга тиеш.
“Белдерү” бүлегендәге информацияне әлегә укытучылар гына урнаштыралар икән. Әмма Евгений Николай улы ышандыруына караганда, аны студентлар да үзләренең кураторлары яисә кафедралары белән берлектә куллана алачаклар.