Башлангыч сыйныф мөгаллимнәре игътибарына!
“Башлангыч белем сыйфатын күтәрү шарты буларак заманча вариатив укыту системалары. “Мәктәп 2100 мәгариф системасын тормышка ашыруда дәвамчылык”.
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты башлангыч сыйныф укытучылары өчен шушы исем астында курслар оештыра.
Укуларны Институтының башлангыч белем кафедрасы уздыра. Дәресләр 2009 елның 2нче мартыннан 13енә кадәр планлаштырылган. Курсларга башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле һәм әдәбияты, тарих, биология, география фәннәре укытучылары чакырыла.
Дәресләр бәясе һәр кешегә 2300 сум тәшкил итә. Группага 25 тыңлаучы җыелган очракта, түләү бәясе 5 процентка киметеләчәк.
Курслар турында тулырак мәгълүмат (күтәреләчәк проблемалар-темалар, теркәлү тәртибе, укуларның узу адресы) беркетелгән файлда тәкъдим ителә.