«Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә белем бирүнең региональ моделен тормышка ашыру. Тәҗрибә. Перспективалар» дигән темага Республикакүләм семинар
2009нчы елның 11нче февралендә Нурлат муниципаль районының мәгариф оешмалары базасында «Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә белем бирүнең региональ моделен тормышка ашыру. Тәҗрибә. Перспективалар» темасыннан бу эшне алып баручы мәгариф идарәсе органнары белгечләре һәм Мәгълүмати-методик үзәк методистлары өчен семинар узды.
Әлеге тема аеруча мәктәпкә кадәрге белем бирү программасын тормышка ашыручы педагоглар өчен актуаль. Шуңа да җыенга 41 муниципаль берәмлектән белгечләр килгән. Семинар эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү секторы җитәкчесе Гөлсем Мәнүрова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы мөдире Резеда Шәехова, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Сингәтуллина һ.б. катнашкан.
Семинар кысаларында педагогик коллектив эшләреннән һәм яңа методик әсбаплардан төзелгән күргәзмә эшләгән. Бу турыда Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
“Түгәрәк өстәл” утырышында белгечләр мәктәпкәчә белем бирүнең төрле формаларын тормышка ашыру актуаль проблемаларын караган. Кукмара, Алексеевск, Алабуга, Бөгелмә районнары, Яр Чаллы шәһәре белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан.
Семинарның пленар утырышында түбәндәге мәсьәләләр күтәрелгән:
• Мәктәпкәчә белем бирүнең методик тәэмин ителеше фәнни нигезләре;
• Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларның медицина ярдәме белән тәэмин итлүен оештыру һ.б.