Мәктәптә - дин нигезләре
Мәктәптә нинди дин өйрәнәчәген укучы үзе сайларга хокуклы. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларына теге яки бу дин нигезләрен өйрәтүне көчләп такмаячагын вәгъдә итә. Укучы мәктәптә нинди дин нигезләрен өйрәнәчәген үзе сайларга тиеш.
Россия мәктәпләрендә “Православия мәдәнияты нигезләре”н предмет буларак укыту мәсьәләсе ничә ел рәттән бәхәс чыганагы булды. Әлеге фәнгә каршы килүчеләр фикеренчә, дисциплина кешенең Конституция тарафыннан гарантияләнгән хокукларын боза, башка дин вәкилләре хокукларын кыса.
Мәгълүм булганча, бүгенге көндә Россиянең Мәгариф академиясе яңа федераль дәүләт мәгариф стандартларын булдыру өстендә эшли. Алар 2009 елның сентябрь аеннан мәгариф оешмаларына этаплап кертеләчәк.
Яңа стандартлар буенча белем бирү программалары гомуми дәресләр булып, ә дини-әхлакый тәрбия укучылар һәм аларның әти-әниләре сайлавы буенча уздырылачак.
Чыганак: window.edu.ru