Россия ректорлары Эчке эшләр министрлыгы тәкъдимен кире каккан
Россия Эчке эшләр министрлыгы һәр югары уку йортына милиция инспекторын беркетергә планлаштыра, дип хәбәр иткән идек. Ләкин Россия югары уку йортлары ректорлары мондый тәкъдимгә каршы чыккан. Мисал өчен, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий фикеренчә, мондый хезмәткәрләргә уку йортында урын юк. “Югары уку йортының гыйльми советы, иҗтимагый оешмалары, идарә органнары бар. Алар булган мөмкинлекләре һәм хокуклары кысаларында үзләренә йөкләнгән эше алып бара”, - дигән ректор.
Бауман исемендәге МДТУ проректор урынбасары Николай Руднов фикеренчә, милиция хезмәткәрләрен бары тәртип белән проблемалары булган уку йортларына гына беркетергә кирәк.
Моңарчы Россия Эчке эшләр министры урынбасары Михаил Суходольский уку йотларында милиция хезмәткәрләре кизү торачак, дип белдергән иде. “Югары уку йотларында тәрбия эше тиешенчә алып барылмый. Нәтиҗәдә, студентлар үзләрен артык ирекле хис итә”, - дип саный ул.
Чыганак: www.edu.ru